Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Зәй һәм Сарман районнарында булды.
Зәй районында министр Зәй урманчылыгының Кушниково кишәрлегендәге 4 һәм 5 кварталларда урманнарны торгызу, янгынга каршы төзекләндерү һәм яшь агачларны карау буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен бәяләде. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Ирина Забродина һәм урман хуҗалыгы директоры Ранил Мөхәммәдиев озата йөрде. Ирина Забродина хәбәр иткәнчә, быел Зәй урманчылыгы территориясендә 193 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, 40 км яңа янгынга каршы минераллы полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 165 км булган киртәләр каралган.
Аннары Равил Кузюров урманчылыкның административ бинасын, II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен һәм «Урман транспорт компаниясе» АҖ җитештерү базасын карады.
Соңыннан министр Зәй кишәрлеге урманчылыгының 69 нчы кварталында урнашкан базислы урман питомнигындагы чәчүлекләрнең торышын тикшерде. Шунда ук Зәй урманчылыгы һәм Зәй урман хуҗалыгы коллективлары белән очрашу булды. Аның кысаларында 2022 елның 1 яртыеллыгында башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре каралды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.
Сарман районында Равил Кузюров муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында Мортышбаш һәм Колмәт авыллары янында утыртылган урман утыртмаларының сыйфатын бәяләде. Анда шулай ук Азнакай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Рафис Галиуллин һәм Азнакай урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров катнашты.
Министрга соңгы 3 елда Сарман районы территориясендә 51,7 га мәйданда, шул исәптән, быел 10,7 га мәйданда шундый үсентеләр булдырылуы турында сөйләделәр.
Равил Кузюров белгечләргә яклагыч урман үсентеләрен утырту буенча системалы эшне дәвам иттерергә кушты. «Хәзерге вакытта Сарман районында урманнар белән каплану дәрәҗәсе нибары 6 процент кына. Без бу күрсәткечне яклагыч урман үрчетү ярдәмендә арттыра алабыз», – диде ул.