Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге белгечләре мәгълүматлары буенча, быелның 18 июленә 7,7 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган.
Эшләр күләме буенча республиканың Саба, Нурлат, Кызыл Йолдыз һәм Әлмәт урман хуҗалыклары хезмәткәрләре алдынгылар исәбендә.
Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.