«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре урман орлыкчылык объектларында вак ылыслы токым орлыкларын хуҗалык өчен җыю мөмкинлеген билгеләү эшләренә керешкәннәр. Белгечләр инде Ары, Шәһәр яны, Арча һәм Зеленодольск урманчылыкларының урман орлыклары кишәрлекләрендә булганнар.
Анализдан соң белешмәләр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны торгызуны тәэмин итү һәм урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын формалаштыру өчен орлыклар әзерләү күләмнәрен планлаштырганда файдаланылачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда урманнарны торгызу эшләрен яхшыртылган нәсел үзенчәлекләре булган орлыклар белән тәэмин итү максатларында 91 га мәйданда урман орлыгы плантацияләре бар, шулай ук 1251 га мәйданда даими урман орлыклары участоклары урнашкан. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабаклы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.