Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Тәтеш муниципаль районында эш визиты белән булды

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Тәтеш муниципаль районында эш визиты белән булды. Анда ул Тәтеш урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән танышты.

Илгизәр Зарипов, «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин белән бергә урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын, Тәтеш кишәрлеге урманчылыгының 77 нче кварталында утыртылган урман культураларын, истәлекле утыртмаларны һәм Тәтеш районының Монастырский авылы янында урнашкан «Ташлы» яр-сыза системасы» табигать һәйкәлен карады.

Эш визиты ахырында министрның беренче урынбасары аскуймалар ясау цехындагы эшләрнең барышын бәяләде һәм республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелгән Тәтеш урманчылыгы административ бинасын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International