Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста 20 яшьтән 35 яшькә кадәр, яшьләр оешмаларының, берләшмәләрнең җитәкчеләре һәм әгъзалары, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр катнаша ала.
Хөкүмәт әгъзаларының төп бурычлары – «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар уздыру, яшьләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү, профильле проект офисларының эшен оештыру һәм тармакның актуаль проектларын тормышка ашыру, шулай ук һәр ведомствода агымдагы дәүләт программаларын һәм яшьләр белән эшләү программаларын анализлау.
Гариза бирү кампаниясе 2022 елның 27 июленә кадәр әлеге сайтта дәвам итәчәк https://molpravrt.ru/.