Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы белгечләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара

2022 елның 19 июле, сишәмбе

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Безнең питомник Кызыл Йолдыз урманчылыгының Арыш кишәрлегендәге 16 нчы кварталда урнашкан, аның мәйданы 14,5 гектар тәшкил итә. Быел чәчү планы 155% дәрәҗәсендә үтәлгән, 1 гектар мәйданда нарат, чыршы, имән, өрңәге һәм корычагач орлыклары чәчелде, – дип сөйләде «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Иван Большаков. –Шытымнар тату, без аларны агач щитлар белән ышыкландырдык һәм хәзер чүп үләннәренә каршы көрәшәбез».

«Шулай ук ике еллык, өч еллык чәчүлекләр дә карала, – дип өстәде Иван Большаков. – Быел барлыгы 795 мең данәдән дә ким булмаган стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча 2022 елда урман питомникларында орлыклар 25 га мәйданда чәчелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International