Республика районнарында ТР мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слетына әзерлек тулы куәтенә бара

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Муниципаль районнарда ТР мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слетына әзерлек тулы куәтенә бара. Кичә, 19 июльдә, ТР «Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Арча районы «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән очрашканнар. Очрашу барышында урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер Газинур Зиннәтуллин, урманнарны торгызу буенча инженер Энҗе Мөхәммәтҗанова һәм кишәрлек остасы Марсель Низаметдинов укучыларга республикада үсә торган агач һәм куак токымнары, кошлар һәм корткыч бөҗәкләр, урман хуҗалыгында кулланыла торган техника һәм урман культураларын утырту технологияләре турында сөйләгәннәр. Аерым игътибар урман тармагын цифрлаштыруга, үлчәү чәнечкесе, биотомер һәм буссоль куллану кагыйдәләренә бирелгән.

Мондый дәресне «Кама урманчылыгы» ДКУ белгечләре дә үткәргән. Дәрес кысаларында Шомарбаш кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рәфит Хөсниев һәм урман мастеры Ирек Яруллин Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең «Азбука Земли» мәктәп урманчылыгында катнашучыларга урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, экология һәм биология турында сөйләгәннәр, урман культураларының, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренең төрләре турында искәртеп узганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International