Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны торгызу һәм урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2022 елда «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләре мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны департамент башлыгы Александр Орнатский үткәрде. Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев чыгыш ясады. Ул урманнарны торгызу буенча пландагы һәм ирешелгән күрсәткечләргә һәм алдагы чорга өстенлекле бурычларга тукталды. Аерым алганда, Сергей Ковалев Татарстанның «Урманнарны саклау» федераль проекты күрсәткечләренә ирешү буенча планны уңышлы үтәүче төбәкләр арасына керүен билгеләп үтте. Мәсәлән, республикада бүгенге көндә 1412,5 га мәйданда (планның 100%) – ясалма урман торгызу, 104,6 га (100%) – урман үрчетү, 4 га (100%) – катнаш урман торгызу, 1313 га (62%) табигый урман торгызуга ярдәм итү эшләре үткәрелгән.

Александр Орнатский урманнарны торгызу эшләре темпларын киметмәскә һәм «Урманнарны саклау» федераль проектының билгеләнгән күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итәргә кушты. «Бу урман культураларын тулыландыру, агротехник карау, киләсе ел культурасына туфрак әзерләү, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү һәм утырту материалын үстерү чараларына да кагыла», – дип ассызыклады ул.

Киңәшмәдән соң Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне килештерү буенча штаб утырышы узды. Аның кысаларында янгын куркынычы булган хәлгә мониторинг, урман фондын авиация ярдәмендә патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү эшләре комплексы һәм башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International