«Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруның 4 еле эчендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 109 берәмлек техника белән тулыланды

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

2019 елдан 2022 елга кадәр «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 109 берәмлек техника һәм 879 берәмлек җиһаз белән тулыландырылды. Сатып алынган техника исемлегенә АЦ-3,0-40 янгын автоцистерналары (ГАЗ-33086), ВТГ-100 бульдозерлары, УЛПК-4П универсаль урман янгыннары комплекслары, УАЗ-390945 кече урман патруле комплекслары, УАЗ-2206 вахта автомобильләре, «Беларус-82.1» тракторлары, квадроцикллар, җайланмалар, тагылма янгын модульләре, янгын сүндерү җайланмалары, һава өрдерү җайланмалары, күчмә мотопомпалар, урман утырту агрегатлары, урман сабаннары, урман культиваторлары һ.б. керә.

«Төбәк проектын тормышка ашыруның 4 еле эчендә ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне җиһазлау өчен федераль бюджеттан 264,5 миллион сум акча бүлеп бирелде, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров. – Бу урманнарны янгыннардан саклау һәм яңадан торгызу эшләренең нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук Нурлат һәм Түбән Кама урман хуҗалыклары базасында II типтагы ике өстәмә урман янгыннарын сүндерү станциясен булдырырга мөмкинлек бирде».

Аның сүзләренә караганда, 2023-2024 елларда бу максатларга төбәк проекты буенча 60,8 млн.сум күләмендә финанс бүлеп биреләчәк. Якынча мәгълүматларга караганда, тракторлар, йөк автомобильләре, моторлы көймәләр, тагылма янгын модульләре һ.б. сатып алу планлаштырыла.

Белешмә өчен. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International