Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов М.Җәлил исемендәге «Исток» савыктыру-ял йортында катнашучылар өчен «Цифр дәресе» үткәрде

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Зеленодольск муниципаль районының М.Җәлил исемендәге «Исток» савыктыру-ял йортында катнашучылар өчен «Индустрия 4.0» темасына «Цифр дәресе» үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.

«Индустрия 4.0» яки дүртенче сәнәгать революциясе – цифрлы производстволар яки акыллы заводлар һәм фабрикалар төзүгә китерә торган сәнәгать һәм цифрлы технологияләр берләшмәсе, анда барлык җайланмалар, машиналар, продукция һәм кешеләр цифрлы технологияләр һәм интернет аша үзара аралашалар, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Термин чагыштырмача күптән түгел, 2011 елда Германиядә барлыкка килгән».

Министрның беренче урынбасары балаларга «Индустрия 4.0» принциплары, аның технологияләре һәм элементлары турында сөйләде.

«Күп технологияләр инде күптәннән һәм практикада уңышлы кулланыла. Алар арасында – өстәмә чынбарлык очколары, модельләштерү һәм визуализация модуле, үзлектән торгызыла торган җиһазлар. Әмма нәкъ менә барлык элементларны бер системага берләштерү «Индустрия 4.0» концепциясен үстерергә һәм җитештерүнең яңа нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Чынлыкта дүртенче сәнәгать революциясенең ничек тормышка ашырылачагы билгеле түгел, әмма ул кеше үсешенең һәм тормыш сыйфатының яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Ул кешеләрнең мөнәсәбәтен һәм кешеләрнең үзләрен үзгәртәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International