ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре «ЯН» спорт-савыктыру комплексы территориясендә урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләрен үткәрделәр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге инженер-урман патологлары Әлмәт муниципаль районындагы «ЯН» спорт-савыктыру комплексы территориясендә урман утыртмаларына урман патологиясе буенча тикшерүләр үткәрде. «Тикшерүнең төп бурычы – кеше тормышына, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә куркыныч тудыручы авария хәлендәге агачларны вакытында ачыклау, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Бу – егылу ихтималы шактый зур булган: картайган, корыган, ярылган, авышкан, тамыр системасына зыян килгән агачлар».

Эш нәтиҗәләре буенча 260 авария хәлендәге агач ачыкланган. Якын арада «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре аларны җыештыру буенча чаралар үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International