Татарстанда 683 гектар мәйданда яшь агачларны карау буенча эшләр башкарылган

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 27 июленә алар 683 га мәйданда башкарылган.

Бу елда яшь үсентеләр буенча тәрбияви кисүләр 2,7 мең гектар мәйданда башкарылачак.

Белешмә өчен. Яшь үсентеләрне карау яктылык кертү һәм чистарту кебек урман хуҗалыгы чараларын үз эченә ала. Яктылык кертү – яшь үсентеләрнең токым һәм сыйфат составын һәм төп токымның үсеш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр. 5-10 еллык агачлар арасында, урман хасил итү токымына, утыртмаларның җитештерүчәнлегенә һәм урман үстерү зонасына карап үткәрелә.

Чистарту – агачларның куелыгын көйләү һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшыртуга, шулай ук агачларның 20 яшькә кадәрге чорыннан соң үткәрелә торган состав формалаштыруны дәвам итүгә юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International