Бүген Кукмара районы Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» дигән V слеты ачылды. Чарага республиканың 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше җыелды.
Беренче көн кысаларында «Цифр дәресе» үткәрелде. Укучылар алдында лекция белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул балаларга интернет-куркынычсызлык, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләре, клиентларны игътибар үзәгенә алган дәүләт моделе, клиентлар белән эшләү принциплары һәм «4.0 индустриясе» турында сөйләде.
Моннан тыш, министрның беренче урынбасары Татарстан Республикасы урман комплексының цифрлы трансформациясенә дә тукталды. «2020 елдан республикада урман тармагын цифрлаштыру буенча актив эш алып барылды. Урман фондының геомәгълүмат системасы, дистанцион зондлау мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы һәм урман комплексының исәп системасы эшләнде һәм гамәлгә кертелде, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Әлеге инструментлар тармак хисаплылыгын әзерләү, урман ресурсларын исәпкә алу һәм идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман фонды территориясендә үзгәрешләр, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисү, урман патологиясе булган кишәрлекләрне үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә».
Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проекты да гамәлгә ашырылды. 13 дәүләт хезмәте цифралаштырылган.
«Хәзерге вакытта урман комплексын цифрлы трансформацияләү кысаларында урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасын булдыру, квадрокоптерлар сатып алу һәм Министрлыкның һәм аның ведомствосындагы учреждениеләрнең ИТ-инфраструктурасын модернизацияләү буенча эшләр алып барыла», – дип йомгак ясады Илгизәр Зарипов.
Аннан соң укучылар «Цифрлы урман викторинасы» интерактив уенында катнаштылар. Аның кысаларында укучылар урман хуҗалыгы, биология, экология, мәктәп урманчылыклары хәрәкәте тарихы, кинематография, рәсем сәнгате, музыка, әдәбият һ.б. өлкәләрдәге белемнәрен күрсәттеләр.
«Мин слетта беренче тапкыр катнашам, барысы да ошый, бик кызык, – дип кичерешләре белән уртаклашты Красный Бор урта мәктәбенең «Экоборцы» мәктәп урманчылыгында катнашучы Вячеслав Ильясов. – Иртәгә «Яшь урманчылар» дигән төп конкурс көтелә. Аңа әзерлек вакытында без барлык моментларны да исәпкә алырга тырыштык. Түземсезлек белән иртәгәсе көнне көтәм».
Мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен «Барысы да синең кулда» дип аталган тренинг оештырылды. Педагоглар үз мөмкинлекләрен аңлый, һөнәри өлкәдә өстенлекле максатларны һәм аларга ирешү шартларын билгели алдылар.
Иртәгә, 28 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слетының рәсми ачылышы булачак.