Равил Кузюров Красноярск краеның үзәк төбәге Урман сәнәгате берләшмәсе президенты Илдус Гәрәев белән очрашты

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Красноярск краеның үзәк төбәге Урман сәнәгате берләшмәсе президенты Илдус Гәрәев белән очрашты Очрашуда министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, «Полиграф» ҖЧҖ директоры Дмитрий Пименов һ.б. катнашты.

Кунакларны сәламләп, Равил Кузюров делегацияне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар белән таныштырды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, урманнар биләгән республика җирләренең гомуми мәйданы – 1 млн. 268 мең га, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%.

Урман комплексы белән идарә итү системасы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән (31 ТР «Урманчылык» ДКУ, 31 ТР «Урман хуҗалыгы» ДБУ, 31 «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ). Урман тармагы хезмәткәрләренең гомуми саны 2,5 мең кеше тәшкил итә, дип өстәде министр.

«Татарстанда урманнарны саклау, урман тармагын цифрлаштыру, тармак оешмаларының матди-техник базасын яңартуга аерым игътибар бирелә, урман хуҗалыгының яшь белгечләренә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырыла», – дип йомгак ясады Равил Кузюров.

Илдус Гәрәев җыелган кешеләргә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Красноярск крае урман комплексының торышы, Берләшмәнең структурасы һәм төп эшчәнлек юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм киләсе чорга төп бурычлар турында сөйләде.

Аннары очрашу барышында урманнарны яңадан торгызу, стандарт утырту материалын үстерү, урманнарны янгыннардан саклау һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Очрашудан соң делегация вәкилләре Урман музеенда һәм Саба районының Лесхоз поселогында урнашкан ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International