Бүген Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында парсыз ефәк күбәләкләреннән агачларны яклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булды. Аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Илнар Әхмәтгалиев, Нурлат, Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә һәм Чирмешән урманчылыкларының җитәкче-урманчылары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлары, шулай ук Нурлат, Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә һәм Чирмешән урманчылыклары директорлары катнашты.
Семинар-киңәшмәнең гамәли өлешендә анда катнашучылар Нурлат урманчылыгы урман фонды территориясендә парсыз ефәк күбәләкләре урман үсентеләрен зарарлаган фактлар теркәлгән кишәрлекләрне карап чыктылар.
Пленар утырыш ТР «Нурлат урманчылыгы» ДКУ административ бинасы базасында узды. Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасында быел Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары чикләрендә парсыз ефәк күбәләгенең үрчү чыганакларының теркәлүе турында сөйләде. «Учреждениеләр тарафыннан урман патологиясенә дәүләт мониторингын уздыру кирәклеге турында Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә гаризалар җибәрелде. Быелның көзге чорында җентекле тикшеренү планлаштырыла», – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов.
Аның сүзләренә караганда, зарарлы организмнарны юкка чыгару яки аларның санын киметү буенча чаралар уздыру Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2020 елның 9 ноябрендәге 913 номерлы боерыгы белән регламентланган. Мондый чараларны планлаштыру әлеге чараларны үткәрү өчен нигез булган документ – нигезләү нигезендә гамәлгә ашырыла.
«Нигезләү урман патологиясенә дәүләт мониторингы мәгълүматлары нигезендә үткәрелә торган зарарлы организмнар учакларын инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча вәкаләтле органнар тарафыннан төзелә. Мондый документта зарарлы организмнарны юкка чыгару яки аларның санын киметү чараларын үткәрүнең кирәклеге һәм максатчанлыгы исбатланырга тиеш, – диде министрның беренче урынбасары. – Нигезләүләр чараларны үтәү елыннан алдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча башкарма хакимият органнарына килештерү өчен тапшырыла».
«Парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәшү чарасы - үсентеләрне язын, майның беренче-икенче декадасында кортлар күтәрелеп, агачларның ябалдашлары буйлап йөрешә башлаганда инсектицидлар белән эшкәртү. Зарарлы организмнарны юкка чыгару яки аларның санын киметү буенча чаралар җир өсте яки авиация ысуллары белән башкарылырга мөмкин, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Законнарның барлык нормаларын исәпкә алырга һәм билгеләнгән вакытта нигезләүләрне әзерләргә кирәк».