Сентябрь башында Татарстан Республикасында 2022 елның көзге урман культуралары сезоны ачылачак. Аның кысаларында 30 га мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдыру, киләсе елда 1404,5 га мәйданда урман культуралары булдыру өчен участоклар әзерләү һәм 20 мең кг ким булмаган төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта республикада урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау, ауган агачлардан чистарту һәм кыр саклагыч урман утыртмалары арасында сайланма кисү эшләрен башкару дәвам итә.
Белешмә өчен. Элегрәк 2022 елда Татарстан Республикасында 2865,1 га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре үткәрелде. Шулардан 2760,5 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 104,6 гектарда урманнар үрчетелгән, 4 гектарда катнаш урман торгызу эшләре, 1344 гектарда урманнарны табигый торгызу эшләре гамәлгә ашырылган. Шулай ук 1539 га мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үсентеләре утыртылган.