Кисловодск чыршысы «Елның Европа агачы» халыкара конкурсында Россия Федерациясен тәкъдим итәчәк

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

«Россиянең ел агачы – 2022» конкурсына йомгак ясалган. 19 605 тавыш җыеп, Ставрополь краеның Кисловодск шәһәреннән «Шаляпин чыршысы» җиңүче булган.

Чыршы 1902 елда архитектор Эммануил Ходжаев һәм сәүдәгәр Михаил Ушаков проекты буенча төзелгән «Шаляпин дачасы» әдәби-музыкаль музее территориясендә үсә. 1917 елның җәендә биредә опера җырчысы Федор Шаляпин ял итә. Агач Россиянең картайган агачларының илкүләм реестрына 284 нче номеры белән кертелгән.

Икенче урынны Төмән өлкәсеннән «Тобольск урманының энҗе бөртеге» (8 635 тавыш) алган, өченче урында – Оренбург өлкәсеннән «Патшабикә-нарат» (7 571 тавыш).

Быел конкурста Россиянең карт агачларының илкүләм реестрына кертелгән һәм «Тере табигать һәйкәле» статусына ия булган 60 уникаль тарихи табигый раритет катнашкан.

 «Россиянең ел агачы» конкурсында җиңүче агач Россия Федерациясен «Елның Европа агачы» халыкара ярышларында тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International