«Лесные пчелы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Карелиядә «Куркынычсызлык фестивале» слетында катнашалар

2022 елның 5 августы, җомга

Карелия Республикасының «Ялгора» актив ял үзәге базасында скаут-разведкачылар өчен «Куркынычсызлык фестивале» россиякүләм слеты уза. Чара илебезнең төрле почмакларыннан 800дән артык катнашучыны җыйган. Слетка Бөгелмә районының 3 нче урта мәктәбенә караган «Лесные пчелы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар да кушылган.

Катнашучылар тау, җәяүле һәм су туризмы буенча сынаулар уза. Шулай ук иҗади программада – ярминкә, Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән традицияләр һәм уеннар белән танышу, «Калевала» Карелия эпосы геройларыннан биремнәр белән поход һәм башкалар көтелә.

Кичә, 4 августта «Лесные пчелы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Карелиянең авиация һәм җир өсте урманнарны саклау үзәгендә булганнар. Очрашу барышында балалар үзәк, урман янгынчылары, очучы-күзәтүчеләр, десантчылар һәм парашютчы-янгынчылар эше турында белгәннәр.

Җәйге производство хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Сиротин укучыларны – урман янгыннарын сүндерү һәм парашютчы-янгын сүндерү ысуллары, региональ диспетчерлык хезмәте һәм элемтә хезмәте башлыгы Виктор Старовойтов диспетчерлык хезмәте эшчәнлеге белән таныштырган.

Очрашу азагында укучылар урман янгыннары техникасын һәм җиһазларын күргәннәр, аларның билгеләнеше турында Прионежск ЛПС-3 башлыгы Максим Максимов сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International