Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2022 елгы көзге урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды. Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Киңәшмә барышында туфрак әзерләү, урман-культура техникасы һәм стандарт утырту материалы булу-булмавы мәсьәләләре каралды.
Кыска нотыклар белән Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Саратов өлкәсе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсе Урман хуҗалыгы һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау министрлыгы вәкилләре һ.б. чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, көзге урман культуралары сезоны кысаларында Татарстан Республикасында 30 га мәйданда – саклагыч урман үсентеләре утырту, киләсе елда 1404,5 га мәйданда урман культуралары булдыру өчен участоклар әзерләү һәм 20 мең кг ким булмаган төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү планлаштырыла.