Лубян урман-техник көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә.
Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел 10 ай, 11 сыйныфта – 2 ел 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.
Исегезгә төшерәбез, быел документларны читтән торып тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде, аларны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы (https://www.gosuslugi.ru/) яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша тапшырырга була.
Лубян урман-техника көллиятендә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.
Тулырак мәгълүматны көллиятнең http://lublt.ru сайтында яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны буенча белешергә була.