Татарстанда урманнарда янгын куркынычының югары классына бәйле рәвештә урман фонды территориясен патрульләү көчәйтелде

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычының югары классына бәйле рәвештә урман фонды территориясен патрульләү көчәйтелде.

«Янгын куркынычы янаган шартларда мониторинг коры җирдә һәм авиация ысуллары белән алып барыла, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Януларны ачыклау һәм урман законнарын бозуларны булдырмау максатларында урманнарны патрульләү ешлыгы арттырылды, шулай ук профилактик эш тә көчәйтелде. Тулаем алганда, 2022 елның 7 аенда патрульлек итү саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16%ка артты».

«Авиация мониторингы 1 миллион 224 мең гектар мәйданны үз эченә ала. Бүгенге көнгә гомуми озынлыгы 191 очыш сәгатенә тиң 34 авиапатрульлек чарасы үткәрелде», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Искәртеп узабыз, ТР Министрлар Кабинетының 08.08.2022 ел, №771 карары нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнар һәм транспорт чаралары белән урманнарга килү өчен 9 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International