ТР Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре урманнарны яңадан торгызганда урман утыртмаларының сыйфат һәм сан характеристикаларын бәяләү буенча натураль тикшерүләрне төгәлләгәннәр

2022 елның 12 августы, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарын яклау үзәге хезмәткәрләре урманнарны яңадан торгызганда урман утыртмаларының сыйфат һәм сан характеристикаларын бәяләү буенча натураль тикшерүләрне төгәлләгәннәр. 2019-2020 елларда урманнар урнашкан җирләргә кертелгән кишәрлекләр эш объектлары булган.

Тикшерүләр Буа, Тәтеш, Болгар һәм Әгерҗе урманчылыклары территориясендә үткәрелгән. Эшләр барышында төп токымнарның тормышка сәләтле агачлар саны, тулылыгы, уртача яше һәм үсентеләр запасы билгеләнгән.

Эшләр 110 га мәйданда план нигезендә башкарылган. Барлыгы 35 кишәрлек тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International