ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Министрлыкта урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә министр урынбасары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылык җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. «Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана. Мисал өчен, бүген күпчелек территориядә – янгын куркынычының IV классы, Зәй, Әлмәт, Кайбыч, Апас, Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч, Нурлат, Алексеевск, Аксубай һәм Чирмешән муниципаль районнары территориясендә урманнарда янгын куркынычының V классы теркәлә», – диде министр урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, 2022 ел башыннан республика территориясендә 407 термик нокта теркәлгән. «Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында янгын куркынычсызлыгына каршы авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үтәлә. Бүгенге көндә 36 авиапатруль үткәрелде, аларның гомуми очыш вакыты 203 сәгать тәшкил итә», – дип өстәде Рәис Гомәров.

Ул искәртеп узганча, ТР Министрлар Кабинетының 08.08.2022 ел, №771 карары нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнар һәм транспорт чаралары белән урманнарга килү өчен 9 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман фонды җирләрен патрульләү, кизү торуларны оештыруга бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.

«Хәзер җаваплы вакыт, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне киметергә ярамый, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Шунысына да игътибар юнәлтәсем килә, агымдагы елның һава торышы үзенчәлекләре – җылы җәй һәм явым-төшем күплеге үләннәрнең биек булып үсүенә ярдәм итте. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга юл куймас өчен, көзге чорда милекчеләр тарафыннан үләннәрне чабу һәм урман янындагы территорияне чистарту буенча чаралар күрергә кирәк».

Ахырда министр COVID-19 коронавирус йогышы таралуга юл куймау чараларын һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБ!БУ кабул итү кампаниясен тормышка ашыруга тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International