Чирмешән урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Аның кысаларында быел 20 км яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 130 км булган киртәләр карап чыгылган.
«Урманнарда янгын куркынычының югары класслы торуы сәбәпле, хәзерге вакытта ылыслы агачлар буенда 4 метр киңлектәге янгынга каршы өстәмә минераллаштырылган полосалар салу эшләре башкарыла, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин. – Чирмешән урман хуҗалыгының һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең барлык көчләре җәлеп ителде. Моннан тыш, нефть компаниясе тарафыннан авыр махсус техника бүлеп бирү рәвешендә ярдәм күрсәтелде».
Аның сүзләренә караганда, 2022 ел башыннан бирле урманчылык территориясендә гомуми озынлыгы 5 км булган янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылган, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат булган 25 данә стенд, билгеләр һәм күрсәткечләр урнаштырылган, урманнарга килүче гражданнарның 7 ял итү урыны төзекләндерелгән.