Равил Кузюров Самара өлкәсендә «2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру. Проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» киңәшмәсендә чыгыш ясады

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Самара шәһәрендә Самара өлкәсенең Хөкүмәт йортында булып узган «2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру. Проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» киңәшмәсендә чыгыш ясады. Утырышны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников үткәрде, аның эшендә төбәкләрдә урман хуҗалыгы белән идарә итүче органнарның җитәкчеләре, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт бергәлекләре вәкилләре катнашты.

Үзенең чыгышында Равил Кузюров Татарстан Республикасында 2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төбәктә гомуми 63 мең гектар мәйданда урманчылыкларның чикләре белән урман фонды җирләреннән аермалы категориядәге җир кишәрлекләренең кисешүе турында 86,1 мең очрак булуы хакында мәгълүмат бар. Бу елның 18 августына 29,8 мең җир кишәрлеге анализланган. Шуларның 8,2 мең кишәрлегенә карата дәүләт урман реестрына үзгәрешләр кертү буенча эш башкарылган, 161 кишәрлек буенча материаллар Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына урман фонды җирләренә кагылышлы мөлкәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау буенча эшне башлап җибәрү өчен җибәрелгән.

«2004 елның 21 декабрендәге 172-ФЗ номерлы федераль законның 172 статьясындагы 3-5 өлешләре нигезләмәләренә туры килә торган җир кишәрлекләрен билгеләү максатында, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе, Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән үзара хезмәттәшлек оештырылды», – дип билгеләп үтте министр.

«Тулаем алганда, дәүләт реестрлары белешмәләрендә каршылыкларны бетерү һәм Татарстанда җир кишәрлегенең билгеле бер категориягә каравын билгеләү мәсьәләсенә комплекслы якын киленде, – дип өстәде Равил Кузюров. – Дәүләт урман реестры мәгълүматларын кәгазьдә үзгәртү турындагы актларны әзерләүдән тыш, ел ахырына кадәр актларның санлы варианты чыгарылачак, ул Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасын булдыру эше кысаларында ГЛР системасына кертелгән үзгәрешләр турында векторлы һәм атрибутив мәгълүматны үз эченә алачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International