«Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре иенке каен орлыкларын әзерли. «Хәзерге вакытта Минзәлә кишәрлеге урманчылыгының 1 нче кварталындагы 51 нче бүлемтектә 12 кеше эшли. Бүгенге көндә барлыгы 150 килограмм орлык җыелды. Якын арада орлыкларны Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшерүгә җибәрергә планлаштырабыз», – дип шәрехләде «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Айрат Минһаҗев.
Аның сүзләренә караганда, әзерләнгән орлыклар урманнарны яңадан торгызу өчен файдаланылачак һәм базислы урман питомнигында чәчеләчәк. Исегезгә төшерәбез, әлеге эшләр «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.