Бөгелмә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2022 елның көзге урман культуралары сезонына әзерләнә

2022 елның 19 августы, җомга

«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре 2022 елның көзге урман культуралары сезонына әзерләнә. Аның кысаларында Бөгелмә урманчылыгының урман фонды территориясендә 42 га мәйданда – урман культураларын тулыландыру, киләсе елның урман культуралары өчен 52 га мәйданда туфрак әзерләү эшләре башкарылачак һәм 60 кг ким булмаган төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнәчәк.

«Өстәмә эшләрнең бер өлеше 4 теплицада үстерелгән утырту материалы ярдәмендә башкарылачак, – дип сөйләде урманнарны торгызу буенча инженер Нурфия Ибраһимова. – Быел без каен орлыгын май башында чәчтек, аннан соң минераллы ашламалар керттек һәм үсемлекләрне авырулардан саклау буенча чаралар комплексы үткәрдек. Шушы көннәрдә кәлшәләрне чыныктыру максатында, теплицалардан полиэтилен җыеп алынды».

«Шулай ук «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә дә әзерлек бара. Акция Зеленая роща авылы янындагы 2 мәйданчыкта һәм Бөгелмәдә ял һәм мәдәният паркында үткәрелер дип көтелә», – дип өстәде Нурфия Ибраһимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International