Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләрен көчәйткән

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

ТР «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ дәүләт урман инспекторлары халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләрен көчәйтеп җибәргән. Бу көннәрдә Минзәлә һәм Актаныш кишәрлеге урманчылары, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең территориаль бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә, җир кишәрлекләре урман фонды җирләре белән чиктәш булган гражданнарның шәхси йорт хуҗалыкларын йөреп чыгалар.

Мондый очрашулар кысаларында белгечләр гражданнарга Татарстан Республикасында агымдагы урман янгыннары торышы, гражданнарның урманнарда булуын чикләүнең гамәлдәге режимы турында сөйлиләр, урманнарда учак ягу һәм аларны көнкүреш, төзелеш калдыклары белән чүпләүне тыю турында, шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык таләпләрен бозган өчен җаваплылык чаралары турында искә төшерәләр.

«Без урман янындагы торак пунктларда яшәүчеләр белән даими рәвештә  очрашабыз һәм янгынга каршы тематикага мәгълүмати листовкалар, брошюралар таратабыз, – дип сөйләде «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Айрат Минһаҗев. – Август аенда «Утны туктат!» кампаниясе кысаларында янгын куркынычсызлыгы тематикасына 140 артык листовка таратылды һәм халык белән 25 артык әңгәмә үткәрелде».   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International