ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында киләсе чорга бурычлар билгеләнде

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Утырыш эшендә министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. «Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана. Бүген, республиканың 22 муниципаль районында урманнарда янгын куркынычының V классы көтелә, – дип билгеләп үтте ул. – Шул ук вакытта бу атна дәвамында урман янгыннары торышының начарлануы да фаразлана».

Министрның беренче урынбасары 2022 ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә 428 термик нокта теркәлүен әйтте. «Урманнарда янгын чыгу куркынычын һәм янып китү очракларын күзәтеп тору җир өсте һәм авиация ысуллары белән башкарыла, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Шулай ук исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта гражданнарның урманнарда булуы һәм аларга транспорт чаралары керү чикләтелде. Әгәр урман янгыннарына бәйле хәл яхшырмаса, без сентябрь аенда чикләүләрне озайту кирәклеге турында мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакбыз».

Аннары министрның беренче урынбасары федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру һәм урман саклау мәсьәләләренә дә тукталды. Ул 2022 елда урманчылык белгечләре тарафыннан урманнан файдаланучыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында 1167 мәгълүмат хаты җибәрелде, 13 кисәтү белдерелде һәм 175 консультация күрсәтелде, дип сөйләде. «Физик затларга карата урман законнары таләпләрен бозган өчен 82 беркетмә төзелде», – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман фонды җирләрен патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә бәйле кайбер йөкләмәләр бирде. «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә үлән, урылган кыр яну очраклары булырга мөмкин. Шуңа күрә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны киметергә ярамый», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International