«Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман питомнигындагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Чаралар комплексына туфрак йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәш, минераллы ашламалар кертү, авырулардан һәм корткычлардан сиптерү керә, – ди урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова. – Температура югары булу сәбәпле, без орлыкларга су сибүне көчәйттек: су күләме һәм эшкә җәлеп ителгән хезмәткәрләр саны арттырылды».
«Без чәчүлекләрне карауга аерым игътибар бирәбез. Чөнки күбесенчә урман торгызу эшләренең нәтиҗәлелеге стандарт утырту материалының сыйфатына бәйле, – дип өстәде Вероника Башкирова. – Быел барлыгы 745 мең данәдән дә ким булмаган күләмдә орлык үстерү планлаштырыла».