Урман комплексын цифрлаштыру нәтиҗәләре: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтә торган 13 дәүләт хезмәте электрон рәвешкә күчерелде

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көндә 13 дәүләт хезмәте цифрлаштырылган. Алар арасында – аукцион нәтиҗәләре буенча, сатулар уздырмыйча урман кишәрлеген арендага бирү, урман кишәрлеген түләүсез нигездә, даими (вакытын чикләмичә) файдалануга бирү, урманнарны үзләштерү проектына экспертиза, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, урман патологиясен тикшерү актларын раслау, урманнардан файдалану турында декларацияләр һәм хисаплар кабул итү, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү, дәүләт милкендә булган җирләрдән яки җир кишәрлегеннән файдалануга рөхсәт бирү, җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитут, гавами сервитут билгеләмичә, дәүләт милкендәге җирләрне яисә җир кишәрлекләрен файдалануга рөхсәт бирү, урманнарны торгызу проектларын һәм урман үрчетү проектларын килештерү.

«Соңгы өч хезмәт электрон рәвешкә быел күчерелде. Без Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына ярдәм итүләре өчен рәхмәтле, – ди ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Әлеге проектны тормышка ашыру гражданнарның дәүләт хезмәтләреннән канәгать булу дәрәҗәсен арттырырга һәм дәүләт белән хезмәттәшлек иткәндә бизнес чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирде. Якын киләчәктә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын арттыру һәм аларны күрсәтү вакытын кыскарту планлаштырыла».

Аның сүзләренә караганда, 2022 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына хезмәт күрсәтүгә 10,5 мең гариза килгән, шуларның 7,4 меңе – дәүләт хезмәтләре порталы аша.

Хезмәт күрсәтү өчен гаризаны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы  (https://www.gosuslugi.ru) һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (https://uslugi.tatarstan.ru) аша бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International