ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре белән берлектә, урман орлыкчылык объектларында вак ылыслы токым орлыкларын хуҗалык өчен җыю мөмкинлекләрен билгеләгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча орлыкларны хуҗалык өчен җыю мөмкинлеге 55 кг тәшкил итә, шул исәптән гади нарат – 45 кг, Европа чыршысы – 10 кг.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманнарны торгызу эшләрен яхшыртылган нәсел үзенчәлекләре булган орлыклар белән тәэмин итү максатларында 91 га мәйданда урман орлыгы плантацияләре бар, шулай ук 1251 га мәйданда даими урман орлыклары участоклары урнашкан. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабаклы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.