Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Волга» яшьләр үзәге» ДАУ профильле сменада катнашучылар өчен «Квант технологияләре» темасына «Цифр дәресе» үткәрде.
Дәрес барышында Илгизәр Зарипов балаларга квант физикасы, аның классик, квант компьютерлары, кубитлары һ.б. турында сөйләде.
«Квант компьютерлары катлаулы, гади компьютерлар хәл итә алмый торган исәп-хисапларга юнәлдерелгән. Тулы кыйммәтле квант компьютерларын эшләү медицина үсешенә, авыруларны диагностикалауга һәм катлаулы химик реакцияләрне һәм биологик процессларны төгәл модельләштерү нәтиҗәсендә дарулар эшләүгә көчле этәргеч бирәчәк. Шулай ук оборона, автомобиль һәм космос сәнәгатендә дә алга китеш булачак. Бу сыйфат ягыннан башка төрле ясалма интеллект булачак», – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, «Цифр дәресләре» Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелә. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.