Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2022-2023 елларда төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев алып барды. Утырыш эшендә Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Киңәшмәне ачып, Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, быел Идел буе федераль округында 58 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы җыеп алынырга мөмкин, шулардан 2,8 тонна – ылыслы токымнар. «Шул ук вакытта орлыкларга ихтыяҗ 70 тонна тәшкил итә, шуның 8,8 тоннасы – ылыслы токым, – диде ул. – Башкортстан Республикасында, Саратов өлкәсендә имән чикләвекләренә кытлык күзәтелә, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләрендә – ылыслы токым орлыкларына».
Алга таба «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ директоры Виталий Акбердин җентекле доклад белән чыгыш ясады.
Аннан соң урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында бүгенге көндә 1,2 тонна ылыслы һәм яфраклы токым орлыгы җыелган. Ел ахырына кадәр 11,5 тоннадан артык орлык әзерләү планлаштырыла, 2023 елның язына кытлык юк.
Киңәшмәдән соң Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне килештерү буенча штаб утырышы узды. Аның кысаларында янгын куркынычы булган хәлгә мониторинг, урман фондын авиация ярдәмендә патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү эшләре комплексы һәм башка мәсьәләләр каралды.