Татарстанда Себер карагае күркәләрен җыя башладылар

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары Себер карагае күркәләрен җыюга керештеләр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.

«Карагай күркәләрен гадәттә август азагы – сентябрь башында, ягъни кояш нурлары белән кипкән орлык тәңкәләре бөгелеп, алар арасыннан орлыклар чәчелә башлаганчы җыя башлыйлар, – дип сөйләде Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Тулаем алганда, уңыш яхшы. Әмма күркәләрне җыю эше җиңел түгел, чөнки 10-15 килограмм орлык алу өчен, бер тонна күркәне чистартырга кирәк».

«Күркә киптергечләр ярдәмендә орлык алганнан соң, алар Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшерүгә җибәрелә һәм киләсе елда питомникларда чәчеләчәк, – дип өстәде Тимур Галиев. – План буенча барлыгы 100 килограмм карагай орлыгы әзерләргә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International