Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы (Рослесхоз) белгечләре Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының урман кисү эшләре төрләрен раслау һәм аларны башкару тәртибе турындагы боерыгын тормышка ашыру максатларында (№23)* урман бүлемтеген актыккы мәртәбә карап чыгу актын формалаштыру өчен электрон документларның форматлары һәм XSD-схема белән эшләү буенча кулланма әзерләгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, Россия Табигать министрлыгының №23 боерыгы 1 сентябрьдән үз көченә керә. Анда урман бүлемтеген актыккы тикшерү актын әзерләүгә кагылышлы нигезләмәләр яңартылган. Бу документ электрон форматка күчерелгән һәм хәзер аны көчәйтелгән, квалификацияле электрон имза белән расларга кирәк. Урман бүлемтеген актыккы тикшерүнең электрон актларына күчү урманнардан файдаланучылар тарафыннан мәгълүмат тапшыру эшен гадиләштерәчәк һәм урманнардан файдалану турындагы хисапларны кабул итү буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтү процедураларын тизләтәчәк.
Актны төзү өчен Рослесхоз XSD-схемалар эшләгән. Өстәмә рәвештә электрон документларның форматлары белән эшләү буенча гомуми кулланма да әзерләнгән.
«Асылда, кулланма – урманнан файдаланучылар өчен эшләнгән аңлатма. Ул билгеләнгән форматлар – XSD-схемалар буенча пакет структурасын һәм XML-файллар формалаштыруның гомуми принципларын тасвирлый. Бу файллар электрон урман декларацияләрен, урманнарны үрчетү һәм урман утырту проектларын, шулай ук урман бүлемтекләрен соңгы тикшерү актын әзерләү өчен кулланыла, ул хәзер шулай ук санлы форматка күчерелде», –дип аңлатып узды Рослесхозның Мәгълүмат системаларын һәм дәүләт урман реестрын үстерү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наталья Веселова.
Кулланма һәм яңа XSD-схемалар ведомство сайтында әлеге сылтама буенча: https://rosleshoz.gov.ru/documents/sampledocuments. Шул ук бүлектә урманнарны куллану, яңадан торгызу, саклау һәм яклау, урман кишәрлегенең проект документациясе, урманнарны торгызу проекты, урманнарны үрчетү проекты һәм урман патологик тикшерү актларының XSD-схемалары урнаштырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, XSD-схемалар мәгълүмат системалары арасында электрон документлар белән алмашу өчен эшләнгән.
Белешмә өчен:
Россия Табигать министрлыгының «Диләнке эшләре төрләрен, аларны башкару тәртибен һәм эзлеклелеген, диләнке эшләренең технологик картасы формасын, урман бүлемтеген актыккы тикшерү акты формасын һәм урман бүлемтеген актыккы карау тәртибен раслау турында» 2022 елның 17 гыйнварындагы 23 номерлы боерыгы. Документ 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә һәм 2028 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте