Бүген Министрлыкта 2022 елның көзге урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев, урманчылыкларның җитәкчеләре һәм урман хуҗалыгы директорлары катнашты.
Киңәшмә барышында урман культуралары техникасын һәм җиһазларын әзерләү, саклагыч урман үсентеләрен утырту, урманнарны табигый торгызуга ярдәм итү, 2023 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү, урман барлыкка китерүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү һәм башка мәсьәләләре каралды.
Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, быел урман хуҗалыгы белгечләренә 1,1 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру буенча өстәмә эшләр башкарырга кирәк булачак. «Якын арада 2022 елга дәүләт йөкләмәсенә үзгәрешләр кертеләчәк, – диде ул. – Көзге урман культурасы сезоны кысаларындагы барлык эшләр дә билгеләнгән таләпләр нигезендә оптималь агротехник срокларда башкарылырга тиеш».