Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Җиңү диктанты»нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте

2022 елның 3 сентябре, шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮБ ФДБМУ булды. Анда ул  студентлар – Халыкара тарихи диктантта катнашучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары – «Җиңү диктанты» темасына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

«Җиңү диктанты» – төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә торган акция, – диде министрның беренче урынбасары. – Бу очракта «Иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу» дигән канатлы гыйбарә туры килә, чөнки «Җиңү диктанты»ның төп максаты – Бөек Ватан сугышы еллары, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре батырлыклары турындагы истәлекләрне саклап калу».

«Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер нәселдән-нәселгә тапшырылырга һәм һәр гаиләдә сакланырга тиеш. Бу – сугыш кырларында сугышкан һәм тылда фидакарь хезмәт иткән, Җиңүне якынайткан кешеләр алдында безнең бурычыбыз, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Барысына да диктант язуда уңышлар телим».

Шулай ук «Җиңү диктанты»нда катнашучыларны ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы, Россия Федерациясенең һәм Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең мактаулы югары белем хезмәткәре Иван Никитин да сәламләде.

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант – «Җиңү диктанты» 2019 елдан бирле үткәрелә. Быел диктантка 25 сорау кертелгән, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк иде. Биремнәр хәрби тарих турындагы белемнәрне, шулай ук сугыш белән бәйле темаларга әдәби әсәрләрне тикшерүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International