Татарстанның 114 мәктәп урманчылыгы яңа уку елында балалар өчен үз ишекләрен ачты

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2022-2023 уку елында Татарстан Республикасының 114 мәктәп урманчылыгы балалар өчен үз ишекләрен ачты. Берләшмәләр яшь буынның экологик аңын формалаштыруга юнәлтелгән.

«Без бу юнәлешне актив үстерәбез. Хәзерге вакытта тәрбияләнүчеләр саны 1500 кеше, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Укучылар белән эшләүнең сыйфатын яхшырту һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә, заманча белем бирү программаларын эшләүгә, чараларның яңа төрләрен һәм форматларын эзләүгә курс тотыла».

2022-2023 уку елында укучылар «Урманны саклыйк», «Чиста яр», «Кышын кошларны ашатыгыз», «Яшә, чыршы», «Кошларга өй бүләк итик!», «Хәтер бакчасы», «Урманны янгыннан сакла», «Татарстанның чиста урманнары», «Табигатьне саклагыз, ул гүзәл!», «Яшә, чишмә, яшә!», «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Батарейкалар, бирешегез!», «Эковесна» табигать саклау акцияләрендә катнашып, Урман хезмәткәрләре көне, Тыюлыклар һәм милли парклар көне, Халыкара урманнар көне, Кошлар көне, Җиңү көне һ.б. чараларны үткәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International