Татарстан Республикасында көзге урман культуралары сезоны башланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләренә 754 мең гектар мәйданда – табигый урман торгызу, 30 гектарда – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклый торган агачлар утырту, 2,5 мең гектарда урман культураларын өстәп утырту һәм 1,4 мең гектар мәйданда киләсе ел урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләрен башкарырга кирәк булачак.
Моннан тыш, урман тармагы белгечләре тарафыннан кимендә 20 мең килограммнан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү һәм базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация ясау планлаштырыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 5 сентябренә 1232 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән, шулардан 761 кг – нарат, чыршы – 142 кг, карагай – 25 кг, каен – 20 кг, юкә – 34 кг, башка токымнар – 250 кг. Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора.