В.И. Вернадский исемендәге илкүләм экология премиясе конкурсына гаризалар кабул ителә. Аның төп максаты – академик В.И.Вернадский идеяләре нигезендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, иң яхшы технологияләрне кертү, экологик культура формалаштыру һәм экологик белем бирүне үстерү өлкәсендә тормышка ашырылган проектларны ачыклау һәм популярлаштыру.
Конкурс тугыз номинация буенча үткәрелә:
– «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә фән»;
– «Тотрыклы энергия»;
– «Тотрыклы җитештерү һәм куллану»;
– «Тотрыклы шәһәрләр»;
– «Экосистемаларны һәм биологик төрлелекне саклау»;
– «Тотрыклы үсешкә юл буларак – агарту»;
– «Стартап: югары уку йортлары, сәнәгать өчен инновацияләр булдыру үзәкләре»;
– «Массакүләм мәгълүмат чараларының тотрыклы үсешкә керткән өлеше»;
– «Балалар-яшүсмерләр өчен экологик премия»;
Конкурста физик һәм юридик затлар (Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән), физик затлар төркеме (авторлык коллективлары), дәүләт структуралары катнаша ала. Физик затлар төркеме составы 10 кешедән артмаска тиеш. Бер катнашучыдан бер проект кабул ителә. Конкурста биш ел элек гамәлгә ашырыла башлаган проектлар гына катнаша ала.
Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Конкурс тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: http://www.vernadsky.ru/.