Кичә, 5 сентябрьдә, «Авиалесохрана» ФБУ авиация укыту үзәгендә ел саен үткәрелә торган очучы-күзәтүчеләрне әзерләү курслары башланган. Курсантларны «Авиалесохрана» ФБУ башлыгы урынбасарлары Николай Ковалев һәм Андрей Ерицов сәламләгән.
Уникаль һөнәргә Төньяк-Көнбатыш, Урал, Идел буе, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының 17 төбәгеннән, шулай ук Казахстан Республикасыннан махсус учреждениеләрнең 41 вәкиле өйрәнә башлаган. Татарстан Республикасыннан курсларны ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе бригадиры Альмир Әхмәтшин үткәрәчәк.
Курсларны тәмамлау 2023 елның 28 апреленә планлаштырылган. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң курсантларга Росавиация таләпләре нигезендә һөнәри әзерлек турында дипломнар тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Авиалесохрана» ФБУ авиация укыту үзәге – һава судноларының очу экипажлары составында эшләүче һәм урман янгыннарын ачыклау, вәзгыятьне мониторинглау, урман янгыннарын сүндерү эшләрен координацияләү буенча уникаль белгечләр – очучы-күзәтүчеләрне әзерли торган Россиядә бердәнбер урын.