Мамадыш урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвидлы булмаган агачларны җыештыру эшләре алып барыла

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Мамадыш урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвидлы булмаган агачларны җыештыру эшләре алып барыла. «Урманнарда янгын куркынычы классының кимүе бу юнәлештәге эшне көчәйтергә мөмкинлек бирде, – дип сөйләде «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Раил Сәлахов. – Хәзерге вакытта чаралар Соколка кишәрлеге урманчылыгының 29 нчы кварталында, Комазан кишәрлеге урманчылыгының 32 нче кварталында һәм Норма кишәрлеге урманчылыгының 17 нче кварталында үткәрелә, 21 кеше катнаша».

«Быел барлыгы 70 гектар мәйданда ликвидлы булмаган агачлар җыеп алыначак, – дип өстәде ул. – Эшләр сентябрь азагына тәмамланачак».

Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International