«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2022 елгы уңыш орлыклары тикшерелә. Беренчеләрдән булып каен орлыклары тикшерүгә бирелә.
«Сентябрь башыннан учреждениегә беренчел анализга 3 партия һәм төп тикшерүгә 2 партия китерелде, – дип сөйләде филиалның «Татар урман орлыгы станциясе» бүлеге җитәкчесе Елена Морзаева. – Беренчел анализ сыйфатсыз һәм кондициясез орлыклар әзерләүне бетерү максатында үткәрелде. Бу орлыкларның энтом-корткычлар белән зарарлану дәрәҗәсен билгеләргә, шулай ук аларны җыюның максатчанлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә».
«Төп анализ барышында орлыклар чәчү сыйфатына, гөмбәчекләр һәм корткычлар белән зарарлануга тикшерелә», – дип өстәде Елена Морзаева.