Татарстанда 500 гектар мәйданда урманнарда санитар-савыктыру чаралары үткәрелде

2022 елның 9 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 сентябренә санитар-савыктыру чаралары 0,5 мең га мәйданда үткәрелгән, шул исәптә ликвидлы булмаган агачларны җыеп алу – 336 га. Республиканың Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы, Мамадыш һәм Лениногорск урман хуҗалыкларында эшләүчеләр эшенең югары темпларын күрсәтә.

Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International