Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Чуашстанның табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Елена Дымза белән очрашты

2022 елның 9 сентябре, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ЧР табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Елена Дымза җитәкчелегендәге Чувашия Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Чувашия Табигать ресурслары министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Кунакларны сәламләп, Илгизәр Зарипов делегация әгъзаларын Татарстанның урман хуҗалыгы торышы белән таныштырды. Аерым алганда, ул сөйләп узганча, урманнар биләгән республика җирләренең гомуми мәйданы – 1 млн. 268 мең га, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%.

«Урман комплексы белән идарә итү системасы Министрлык һәм ведомство карамагындагы 64 учреждениедән гыйбарәт, – дип билгеләде Илгизәр Зарипов. – Урман тармагы хезмәткәрләренең гомуми саны 2,5 мең кеше».

Елена Дымза катнашучыларга җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Чувашия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының эшчәнлек юнәлешләре, урман тармагын циффрлаштыру барышы, табигатьне саклау акцияләре һ.б. турында сөйләде.

Шулай ук очрашу кысаларында 29.07.2017 № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны янгыннан саклау, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклау һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International