2013 елда Идел буе федераль округы территориясендә урман яңарту чаралары 91.3 мең га мәйданда планлаштырылган, шул исәптән дәүләт контрактлары буенча – 24.2 га (26%), урманнан файдаланучылар исәбенә – 67.1 га (74%).
Ясалма урман яңарту 36.9 мең гектарда (тулаем урман яңартуның 40%ында), комбинацияле урман яңарту – 1.9 мең гектарда, табигый урман яңарышына ярдәм – 50.6 гектарда планлаштырылган.
2013 елның июль башына ясалма урман яңарту эшләре округта 34.2 мең гектарда үтәлгән, бу планның 92.5%ын тәшкил итә, шул исәптән дәүләт контрактлары буенча – 15 мең га, урманнан файдаланучылар исәбенә – 19.2 мең га. Комбинацияле урман яңарту 1.35 мең гектарда үтәлгән, бу планның 72%ы кадәр.
Россиянең 9 субъектында (Татарстан, Удмуртия, Чуашстан республикаларында, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Ульяновск өлкәләрендә) урманнарны ясалма яңарту еллык планның 100 һәм күбрәк процентына үтәлгән. Мордовия Республикасында бу күрсәткеч 93.5%, Пермь краенда – 89.1%, Саратов өлкәсендә – 87.7%. Ясалма урман яңартуның түбән күрсәткечләре Башкортстан Республикасында (68.2%) һәм Мари Эл Республикасында (76.2%) билгеләнгән.
Быел җәйге-көзге дәвердә округ регионнарында ясалма урман яңарту эшләрен төгәлләү (2.7 мең га), комбинацияле урман яңарту чаралары үткәрү (534 га), табигый урман яңарышына ярдәм (46 683 га), урман культураларын өстәү (9 075.3 га) һәм туфракны киләсе ел культуралары өчен әзерләү (34 841.7 га) күздә тотыла.