Идел буен округы Урман хуҗалыгы департаментының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, янгын хәвефе сезоны башыннан алып (2013 елның 9 июлендәге хәлдә) округның урман фонды җирләрендә 865 гектарда 474 урман янгыны теркәлгән. Бер янгынның уртача мәйданы – 1.8 гектар.
Округ территориясендә урман янгынының бер эре категориягә күчү очрагы бар (Пермь краенда, 29.6 гектарда, 01.06.2013).
Иң нык янучанлык Пермь крае, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия һәм Башкортстан урманнарында – РФның ул субъектларының һәрберсенә сан буенча 79% (359), мәйдан буенча 91% (790) янгын туры килә.
Быел Татарстан һәм Чуашстанның урман фонды территорияләрендә урман янгыннарына юл куелмады.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннарның саны 2 тапкырга (2012 елда – 223), янгын узган мәйданнар 44%ка арткан (2012 елда 598 га булган). Бер янгынның уртача мәйданы 2012 елда 2.7 га булган, бу быелгыдан 1.5 тапкыр артык.
Урман янгыннарын сүндерүнең оперативлыгы округ буенча уртача 79%, бу биш еллык уртача күрсәткечтән 10%ка түбән. Бу күрсәткеч нигездә Башкортстанда (41%ка), Киров өлкәсендә (43%ка) һәм Түбән Новгород өлкәсендә (17%ка) төште.
Департамент Идел буе округы субъектлары урманнарындагы янгыннарны, шулай ук башкарма органнарның урман янгыннарын булдырмау буенча чаралар күрүен даими контрольдә тота,