«Күп төрле урман ярышлары»нда катнашучы студентлар командалары теркәлә башлаган

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 3-7 октябрендә Йошкар-Ола шәһәрендә (Марий Эл Республикасы) Идел буе дәүләт технология университеты базасында Урман профилендәге көллиятләр, техникумнар һәм университетлар укучылары арасында «Күп төрле урман ярышлары» россиякүләм ярышлары узачак.

Белем бирү йортлары командалары крман хуҗалыгын алып бару күнекмәләрендә иң яхшылар исемен яулау өчен көч сынашачак.

«Күп төрле урман ярышлары»нда укучылар алган белемнәрен һәм күнекмәләрен, шулай ук тәҗрибә уртаклаша алачак. Бу ярышларны уздыру, һичшиксез, катнашучыларның белем сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә», – дип шәрехләгән Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов.

Командалар дүрт конкурс этабында көч сынашачак:

–  «Диләнкедә төп эшләр», «Өлгергән агачлар арасыннан диләнкене аерып чыгару һәм таксацияләү», «Урманнарны яңадан торгызу», «Урман янгынын сүндерүне имитацияләү» – техникумнар һәм көллиятләр өчен;

– «Урманны яклау», «Урман кишәрлеген таксацияләү һәм чараларны билгеләү», «Урманнарны яңадан торгызу», «Урман янгынын сүндерүне имитацияләү» – югары уку йортлары өчен.

Ярышларда җиңүчеләргә Рослесхоз дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Командалар составына таләпләр: белем бирү оешмаларыннан  урман профиле юнәлешләре буенча белем алучы, 22 яшькә кадәрге иң күбе 3 студент, бер озата баручы кеше – команда җитәкчесе/педагогик коллектив вәкиле.

Командаларны теркәү агымдагы елның 26 сентябренә кадәр әлеге сылтама буенча башкарыла: https://rosleshoz.gov.ru/news/2022-09-09/n10261.

Белешмә өчен:

«Күп төрле урман ярышлары» – ел саен үткәрелә торган россиякүләм һөнәри-гамәли ярышлар. 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Аны Рослесхоз оештыра.

Оештыру мәсьәләләре буенча: +7 (495)953-88-62, Рослесхозның Фән һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсенең өстәмә белем бирү һәм программалары бүлеге.

Йошкар-Ола шәһәрендә ярышларда катнашучыларны каршы алу һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча: +7(996)958-60-40, Рыбаков Павел Андреевич.

 

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International