Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Бүген республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды. Ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Акциянең көзге чорында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын төзәтү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Эшләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, республика оешмалары, предприятиеләре белгечләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар көче белән башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирәлекне саклау эшендә гражданнар, оешмалар, предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнарының инициативаларын берләштерү.

Бу елның 18 апреленнән 18 июненә кадәр узган «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы нәтиҗәләре буенча, республиканың урман фондыннан 2,4 мең куб.м. каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган, 3,2 мең куб.м. коры-сарыдан һәм аунак агач күчләргә өеп куелган. Шулай ук урман тармагы белгечләре тарафыннан 750 артык аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннары ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International